Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туенда гореф-гадәтләр, гаилә кыйммәтләре яңара

Сабан туена килгән кунакларны төрле күргәзмәләр, ишегаллары каршы алды.

(9 июнь, “Апастово-информ”).
Гаилә елы уңаеннан, төрле милләт гаиләләренең элеккегесе һәм бүгенгесе сурәтләнгән йорт яннарын һәркем кызыксынып күзәтте. Биредә милләтләр дуслыгы чагылыш тапты. Милли ризыклар, эш алымнары тәкъдим ителде.
Уңган куллы райондашлар үз куллары белән җыелган техникаларын бер сафка тезде, тырыш укучыларның да күрсәтер шөгыльләре күп иде.
Театральләшкән күренеш тә гаилә елына багышланды. Мәдәният хезмәткәрләре күрсәткән тамашага Казан җыр һәм бию ансамбле дә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев