Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туенда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары да күреләчәк

Апаста Сабан туе 8 июньдә узачак. Башлана 10.30 сәгатьтә.

(3 июнь, “Апастово-информ”).
Районда узачак Сабан туе быел да күңелле мизгелләргә бай булачак. Бәйрәмне оештыручылар хәбәр итүенчә, бирегә килгән кунакларны төрле кызыклы чаралар, күңел ачулар көтә. Бәйрәм 10.30 сәгатьтә башлана. Сабан туенда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан чаралар күреләчәк.
“Тирә-юнь полиция хезмәткәрләре тарафыннан игътибарда торачак. Мәйданга махсус дүрт урыннан керү мөмкин булачак. Шуңа бәйле рәвештә бәйрәмгә килүчеләрне иртәрәк килүен сорыйбыз, - ди оештыручылар.
Көтеп алган бәйрәмебез имин һәм күңелле узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев