Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туенда халык милли ризыклар белән сыйланды

Апас Сабан туенда Идел аръягы зонасында иң зур милли ризык – 150 килограммлы бавырсак тәкъдим ителде.

(9 июнь, “Апастово-информ”).

Аны пешерү өчен 1200 йомырка, 15 килограмм шикәр комы, 6 килограмм бал кирәк булган. Бавырсакны Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге пешекчеләр ясаган.

Шулай ук милли ризык – 50 килограмм өчпочмак та пеште. Тимур Гузәлбаев җитәкчелегендәге пешекчеләр 500 өчпочмак пешереп, халыкны сыйлады. 20 килограмм бәрәңге чистартып, 20 килограмм ат итен турап эчлек ясаган алар.
Милли ризыклар һәркемгә авыз итәргә җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев