Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апас Сабан туйлары алдынгыларны данлады

Милли бәйрәмебез Сабан туе быел да оешкан төстә узды һәм күңелле мизгелләргә бай булды.

(9 июнь, “Апастово-информ”).

Сабан туен район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде.
-2024 ел – Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасында ул фәнни-технологик үсеш елы буларак үтә. Гаиләләребез нык булсын, бәхетле балалар тусын, милли гореф-гадәтләрне саклап, югары үсешләргә ирешеп яшәргә язсын! Сабантуй бәйрәме авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Безнең игенчеләребез иңне-иңгә куеп, тырышып эшләде, нәтиҗәдә, булачак уңышка ныклы нигез салынды. Икмәк - байлыгыбыз, һәр йортның муллык билгесе ул. Ә өстәлләребездә икмәк булса, өйләребез дә бөтен, илебез дә көчле булыр. Апасыбыз өчен хезмәт бәйрәме икеләтә кадерле, чөнки без – авыл хуҗалыгы районы: төп вазифабыз – җирдә эшләү, икмәк үстерү. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз - Ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, мактанырлык һәм горурланырлык эшләребез дә бар, - диде район башлыгы.
Быел Сабан туе флагын “Апас-Мол” берләшмәсе механизаторы Рафаэль Сабиров, “Нур” берләшмәсе сыер савучысы Гөлчәчәк Гыйбадуллина күтәрде.

Кураторыбыз, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев райондашларны бәйрәм белән котлап, уңышлы еллар теләделәр.
Тантаналы өлештә алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре данланды, дәрәҗәле исемнәргә, Мактау грамотасы, Рәхмәт хатларына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев