Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сабантуй

Апаслар Казан Сабан туен гөрләтте

Казан шәһәренең Киров районындагы Аккош күленең урман-парк зонасында Татар милли бәйрәме Сабантуй узды.

  Апас районы Сабантуй кунакларын үз мәйданчыгы, иҗат коллективларының концерт номерлары, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тасвирлаган күргәзмә, һөнәрчелек мәйданчыклары белән каршы алды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм мөхтәрәм кунаклар мәйданчыктагы экспозицияләр белән таныштылар һәм мастер-классларда рәхәтләнеп катнашты.
Апасның иҗат коллективы солдат озату йоласын күрсәтте.
"Хәрби хезмәткә киткән егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар",- диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Сабантуй кунаклары апаслыларга кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев