Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апаслылар Казан Сабан туен гөрләтте

Казан шәһәренең Аккош күлендә Сабан туе узды.

(23 нче июнь, "Апастово-информ").
Биредә Апас районы үзешчәннәре Сабантуй кунакларын ял иттерде. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны каршы алды. Җитәкчеләр илгә-көнгә муллык, тынычлык теләп колгага сөлгеләр бәйләделәр.
Татар халкының яшәү рәвешен, һөнәрләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган ишегалды республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде.
Кала халкы һәрберсе белән кызыксынды, фотога төште, мәдәният хезмәткәрләренә кушылып җырлады, биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Бигрәк тә кадак кадаклау, таяк тарту уеннарында актив катнаштылар.
"Авылга, бала вакытка кайткан кебек булдым. Әбиләр шулай йон эрләп утыралар иде. Апаслар янына ел саен киләбез. Рәхмәт сезгә!", - диде Рәшидә апа Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев