Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Апаста балалар Сабан туенда беренче сыйныфка баручы 124укучыга мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкалар тапшырылды

Быел да «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-Мол» берләшмәсе ярдәме белән булачак укучылар – 124 бала сумкалы булды.

(1 июнь, “Апастово-информ”)
Балалар Сабан туенда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга букчалар һәм уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-Мол» берләшмәсе ярдәме белән узучы акция 13нче тапкыр узды.
“Апас-Мол” берләшмәсе җитәкчесенең киңәшчесе Марат Хәсәнов барлык балаларга уңышлар теләп, Ак Барс Холдинг» оешмасының генераль директоры Иван Егоров һәм “Апас-Мол” берләшмәсе җитәкчесе Владимир Николаев исеменнән бәйрәм котлауларын ирештерде.
“Матур бәйрәм уңаеннан тәүге тапкыр белем иленә аяк атлап керүче балаларны сөендерү безнең өчен зур бәхет. Һәркемгә исәнлек-саулык, балаларның сәламәт булуын, гел “5”кә генә укуларын телим”, - диде Марат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев