Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй районда 6 июньдә үтәчәк. Башлана 10.00 сәгатьтә.
(18 май, “Апастово-информ”).
Бүген Сабантуй узачак мәйданда бәйрәмгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә район башлыгы Айрат Җиһаншин, оештыручылар, җаваплы хезмәткәрләр катнашты. Биредә мәйданны җыештыру, пөхтәләү, төрле мәдәни, спорт чаралары, милли уеннар узачак мәйданчыкларда уңайлылыклар тудыру хакында сөйләшенде. Шулай ук транспорт уңайлылыгы һәм куркынычсызлык мәсьәләләре дә ассызыкланды.
Нет комментариев