Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Сабантуй

Багышта балалар өчен Сабантуй узган

Багыш авылында “Авылда рәхәт” проекты кысаларында ял итүче балалар өчен күңелле Сабантуй узган.

Бәйрәм мәдәни тормышта актив катнашучы укучыларны бүләкләүдән башланган. Балалар милли уеннарда көч сынашкан, лотереяда төрле бүләкләр һәм призлар откан. Шулай ук алар тәм-томнар, мәтрүшкәле чәй һәм соклар белән сыйланган.

“Авылда чыннан да бик рәхәт. Кунакка кайткан балалар да күп. Җәй һәркемнең күңелендә матур хатирәләр белән истә калсын иде”, - дип хәбәр итте Багыш авылы клубы мөдире Сания Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев