Бизәлгән җигүле ат  - Сабантуйның яме
Сабантуй

Бизәлгән җигүле ат - Сабантуйның яме

Төрле төстәге тукымалар, чигелгән сөлгеләр белән ат бизәү йоласы бүген дә әһәмиятен югалтмый.


Кече Күккүз авылында яшәүче Илһам Сабиров, гореф-гадәткә тугры калып, атын бизәп бәйрәмнәрне ямьләндерә. Быел да ат белән мәйдан әйләнеп, бәйрәм кәефе өстәде ул. Бигрәк тә балалар аның яныннан китмәде. 

-Сабантуйга ямь өстәргә дип ат җигеп килдем. Атны үземнең хуҗалыкта асрыйм. Ат элек-электән кешенең беренче ярдәмчесе булган. Бүген дә аттан аерылырга теләмим. Бик яратам, 15 еллап ат минем дустым, - ди ул. 

Илһам абый район Сабан туена да бизәлгән ат белән килде. Бәйрәм кунакларын түбәтәйле, бизәлгән атта мәйдан әйләндерде. Тамашачы мәхәббәтен яулап, район башлыгының бүләгенә дә лаек булды.


Нет комментариев