Медиа Сабан туеннан – зур уңышлар белән
“Апастово-информ” коллективы Чирмешән районында узган Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең «Медиа Сабантуй-2026»да катнашып, төрле спорт ярышларында, уеннарда сыналып, икенче урынны яулап кайтты.
Быел медиа Сабан туе дүртенче тапкыр узды. Чирмешән халкы республиканың төрле районнарыннан килгән кунакларны Сабантуй мәйданында җыр-биюләр, мичтән яңа чыккан кайнар пироглар, коймак һәм самавыр чәе белән каршы алдылар. Сәүдә нокталары иртәдән үк гөрләп торды.
Олы мичтә диаметры метр ярым булган табада суган пирогы пеште. Пирог өчен 50 килограмм суган, 60 йомырка, 10 килограмм он тотылган. Аны биш хатын-кыз 40 минут эчендә пешереп чыгарды. Пирогның олы мичтән чыкканын һәркем зур кызыксыну белән күзәтте. Күпләр тизрәк авыз итеп калырга да ашыкты.
- Чирмешәннең мәдәният йортларында эшләүче кызлары белән бергәләп пешердек. Безнең районыбыз халык элек-электән күпләп суган үстергәннәр. Суган пирогын аеруча яратып пешерәбез, - диделәр алар.

Бәйрәм тантаналы төстә төрле республика районнарыннан килгән журналистлар парады белән ачылып китте. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бер-берсе белән күрешеп, сөйләштеләр, рәхәтләнеп аралаштылар.
Чирмешән районы үзешчәннәре, филиал хезмәткәрләре көн дәвамында җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бәйрәмне ачып, изге теләкләрен ирештерде.
- Бүген дүртенче тапкыр «Татмедиа» Сабан туен үткәрә. Бөтен республикадан килгән журналистлар өчен спартакиада бу. Иң мөһиме – бу аралашу, бер-беребезне күрү, сагынып кочаклау мөмкинлеге», – диде Шамил Садыйков. Ул Чирмешән районы җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бүгенге тормышны журналистларсыз күз алдына китереп булмавын, «Татмедиа» журналистлары республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп узды.
Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов район башлыгы Рамил Әйбәтов исеменнән сәламләде.
- Сезнең тынгысыз эшегез әдәби талант кына түгел, зур җаваплылык, фидакарь хезмәт тә сорый. Сез укучыларыбызның, проблемалары белән янып яшисез, вакыйгалар үзәгендә булырга булышасыз, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, кешеләрдә актив гражданлык позициясе тәрбиялисез. Моның өчен сезгә хөрмәтебез, рәхмәтебез зур. Сездән һәрвакыт оператив, дөреслеккә туры килгән мәгълүмат көтәбез. Рәхәтләнеп ял итегез! Сабан туе күңелле узсын! Очрашу онытылмаслык булып истә калсын! Якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет телим, – диде ул.
Мәйданда гармун моңнары астында традицион Сабантуй бүләкләрен, сөлге җыю йоласы оештырылды. Һәр хезмәт коллективы җырлап-биеп бүләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен юллады.

Бәйрәм кызганнан кыза барды. Мәйданның һәр почмагында төрле спорт чаралары, милли уеннар тәкъдим ителде. Кайберәүләр үзен гер күтәрүдә, турникта тартылуда, кул көрәштерүдә, утын кисүдә сынап карады. Күпләр капчык киеп йөгерүдә, кашыкка теннис шары куеп узышуда, чүлмәк ватуда, ласталарда йөгерүдә, капчык сугышы кебек дистәдән артык уеннарда катнашты. Спорт уеннарын сөючеләр командаларга тупланып, волейбол буенча беренчелектә көч сынашты. Көрәш келәме дә үзенә иң көчлеләрне җәлеп итте. Махсус сумо киемнәреннән бил алышу аеруча күңелне күтәрде. Балалар өчен дә уен мәйданчыклары эшләде.
Уеннарда безнең “Апастово-информ” коллективы та бик актив катнашты. Хатын-кызлар арасында гер күтәрүдә баш хисапчыбыз Гөлфизә Зәйнуллинага тиңнәр табылмады. Ул 30 тапкыр гер күтәреп, беренче урынны яулады. Шулай кул көрәштерүдә дә сер бирмәде. Көндәшләрен җиңеп, кабат беренче урын иясе булды. Капчык сугышында да беренче булып танылды.
Аркан тарту уеннарның кульминацион ноктасы булды. Бу сынауда да “Апастово-информ” кызлары сынатмадылар. “Татмедиа”, Кукмара, Мамадыш командаларын җиңеп, икенче урынны яуладылар.

Төшке ашка кунаклар өчен аерым зур сый - казанда пешерелгән тәмле пылау чыкты. Аны Чирмешән районы башлыгы кунаклар өчен махсус пешерттергән иде. 150 килограммлы пылаудан һәркем рәхәтләнеп авыз итте.
Бәйрәм истәлекле мизгелләр – бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, журналистларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та Медиа Сабан туеның мөһимлеген билгеләп үтеп, ел саен республика журналистларының бер мәйданга җыелып очрашуын матур традиция дип атады.
Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов исә Медиа Сабан туен киләсе елга да Чирмешәндә үткәрергә тәкъдим итеп, кабат бирегә чакырып калды.
.jpg)
Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство бүләкләре тапшырылды.
Медиа Сабантуйның Баш батыры, волейбол турниры җиңүчеләре билгеләп үтелде. Иң актив медиа-филиаллар да игълан ителде. Барлык нәтиҗәләр буенча “Апастово-информ” коллективы республиканың барлык филиаллары арасында 2 урынны яулады һәм махсус Кубокка ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев