Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Олы Бакырчы авылында Сабантуй узган.

Авылның бик матур җирендә урнашкан Яшелчә аланында балалар өчен «Бәхетле балачак» исеме астында узган бәйрәмдә балалар белән бергә өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте.

(18 нче июнь, “Апастово-информ”)
Сабантуй төрле халык уеннары, хәрәкәтле уеннар матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
“Сабантуйга килгән һәрбер балага авылдашыбыз, шәхси эшмәкәр Булатов Булат Наил улы, хезмәттәше Ринат Мәсхүт улы белән бергәләшеп бүләкләр тараттылар. Уеннарга призлар, кайнар пылау белән чәй өстәленә мәчет мәхәлләсе ярдәм итте. Пылауга итне Булатның әти- әнисе бирде. Авылыбызның киләчәге булган балаларыбызга шундый күңелле бәйрәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен иганәчеләребезгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - дип хәбәр итте Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев