Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сабантуй

Олы Бакырчыда нәни дусларга зур бәйрәм узды

Олы Бакырчы авылында зур бәйрәм - Балалар Сабан туе узды.

(18 июнь, “Апастово-информ”).

  “Бәйрәмебезне авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев ачып җибәрде. Авылыбызда яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе - Наил һәм Миләүшә Булатовларның уллары Булат иганәчелегендә узган бәйрәм чын мәгнәсендә Сабантуй булды: балалар төрле уеннарда көч сынашты: чүлмәк вату, күзне бәйләп уенчык кисү, капчык киеп йөгерү, бияләй киеп вак кәнфит чүпләү, кашыкка йомырка салып чабу кебек уеннарда бик теләп катнашты алар. "Әйдә, авылга!" лагеренда ял итүче балалар атна буе өйрәнгән биюләрен авылдашларга тәкдим итте, Рамилә белән Ранис, авылдашыбыз Рамил матур җырлары белән бәйрәмебезгә ямь өстәде. Әлфәт абыйлары тәмле пылау белән сыйлады. Соңыннан Сабантуйда катнашкан барлык балалар Булат абыйлары кулыннан бәйрәм бүләге алды. Балалар да, аларны озата килүче өлкәннәребез дә бәйрәмнән зур рәхмәтләр әйтеп, кәнәгать булып таралышты”, - дип хәбәр итте Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев