Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуй

Районда балалар Сабан туе узды

Җәйнең беренче көнендә Апасның үзәк ял паркы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды.

(1 июнь, “Апастово-информ”).
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Апасның үзәк ял паркында быел да күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Парк иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Балалары янәшәсендә бәйрәм итәргә әти-әниләр, дәү әти, дәү әниләр дә килде.
Үзәк ял паркында балалар өчен батутлар куелды, сәүдә нокталары урын алды, уен мәйданчыклары оешты, аттракционнар эшләде. Балаларны һәр почмакта күңелле, мавыктыргыч уеннар көтеп тора иде. Алар мастер-класслар карады, батутларда сикерде, спорт уеннарында катнашты. Татлы мамык, попкорннан авыз иттеләр, шашлык белән сыйландылар. Төрле халык, спорт уеннарында көч сынаштылар, яшь көрәшче егетләр келәмдә бил алыштылар.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә киләчәгебез булган балаларга иң матур, изге теләкләр яңгырады. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен җиткерде, балаларга имин, күңелле яллар теләде.
“Балачак – кеше гомеренең иң матур, күңелле чоры. Ул бик тиз үтә дә китә. Шуңа күрә мин һәрберегезгә бала чагыгызның файдалы һәм кызыклы узуын телим. Үскәч аны бары тик яхшы яктан гына искә алырга язсын. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Укуыгызда һәм киләчәк тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын”, - диде Ленар Хантимиров.
Бәйрәмгә килгән кунаклар – “АпасМол”берләшмәсе җитәкчесе киңәшчесе Марат Хәсәнов һәм кошчылык фабрикасы җитәкчесе урынбасары Рамил Яруллин да балаларга уңышлар теләп, котлауларын ирештерде.
Балалар Сабан туенда 13нче тапкыр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга букчалар һәм уку кирәк-яраклар тапшырылды. 124 булачак укучы «Ак Барс Холдинг» оешмасы һәм «Апас-Мол» берләшмәсе ярдәме белән сумкалы булды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров булачак укучыларны сөендергән “АкБарс Холдинг”ы җитәкчеләренә рәхмәтләрен ирештерде.
Бәйрәм күңелле мизгелләргә дә бай булды. Мәктәп тормышында активлык күрсәтеп, Россия һәм республика күләмендә узучы фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар сәхнә түренә чакырылды. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук район күләмендә узган Әмир Камалиев исемендәге театр фестивале җиңүчеләренә дә олы хөрмәт күрсәтелде. Алар махсус сертификатлар белән бүләкләнде. Бәйгедә өченче урынга - Чүрибураш, Иске Йомралы мәктәпләре, икенче урынга - Каратун һәм Дәүләки мәктәпләре, беренче урынга Табар Черкене мәктәбе лаек булды. Ә гран-прины Борнаш урта мәктәбе яулады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин әлеге театр коллективларының тырышлыгын билгеләп узып, алга таба да уңышлар теләделәр.
Махсус кунаклар - җырчылар Рәдиф Зарипов, Илсур Шәйдуллин һәм алып баручы Илнар Ялалов, үзебезнең яшь җырчыларыбыз Камилә Мөбәрәкшина һәм Ранис Мусин бәйрәм кәефе өстәде. Матур курчаклар да балаларга онытылмас ял бүләк итте. “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары күңелле флешмобка чакырып, һәрчак актив һәм беренче булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев