Республикабыз башкаласында Сабан туйлары үтте
Апас районы Казан шәһәренең Киров районындагы Аккош күле буенда Сабантуй мәйданы оештыруда катнашты.
Бәйрәм кунаклары өчен районыбыз иҗат коллективларының концерт номерларын һәм һөнәрчелек мәйданчыкларын тәкъдим иттек. Татар авылының чын тормышын тудырып, кунакларны милләтебезнең традицион көнкүреше белән таныштырдык, төрле остахәнәләр, җырлы-биюле мәдәни программа тәкъдим иттек.
Сабантуй кунакларына безнең мәйданчык хуш килде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов та мәйданчыкка югары бәя бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев