Халык уеннары – мәйдан түрендә
Үзәк мәйданда чүлмәк вату, колгага менү, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, гер күтәрү, аркан тарту, таякка җеп чорнау һәм башка кызыклы, мавыктыргыч, хәрәкәтле уеннар барды.
(9 июнь, “Апастово-информ”)
Кемдер әтәч куды, судан балык тотты, катыктан акча эзләде. Балалар рәхәтләнеп батутларда сикерде, кәмит әйләнде, буйлы курчаклар янәшәсендә мәж килде. Футбол, волейбол ярышлары да барды. Шунда ук ГТО нормативлары тапшырып булды. Бер тик торырга юк иде.
Быел да әтәч тоту буенча Иске Әнәле егете Илназ Вахитовны уздыручы булмады. Илназ Сабантуйлардан соң армия сафларына юл алачак. Аңа хәрби бурычын үтәгәндә дә уңышлар телибез һәм киләсе Сабантуйларга исән-имин кайтып җитүен көтеп калабыз.
#летовтатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев