Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Апаста Донор көне узды

Донорлыкка каршы медицина күрсәтмәләре булмаган район халкы изге эштә катнашты.

(8 июнь, “Апастово-информ”).


Районга Республиканың кан алу мобиль станциясе хезмәткәрләре эшләде. Мобиль кан алу станциясе каршында иртәдән үк чит кеше сәламәтлегенә битараф булмаган райондашларыбыздан торган озын чират хасил булды.
Апаста яшәүче Рәшит абый белән Фәридә Абеевлар быел икенче тапкыр кан тапшырулары хакында сөйләделәр.
“Кан тапшыруның сәламәтлек өчен файдасын тоябыз. Шулай ук кемнеңдер гомерен саклап калу да – изге эш бит. Кан тапшырудан куркырга кирәкми. Биредә табиблар эшли, киңәшләрен бирәләр”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Фәридә апа Абеева.
Район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина белдерүенчә, районда барлыгы 67 кеше кан тапшырган, алар ярдәме белән 30 литр кан хәзерләнгән.
“Кан теләсә кемгә, теләсә вакытта кирәк булырга мөмкин. Район хастаханәсендә дә кан һәм аның компонентлары авыруга ярдәм итү өчен еш кулланыла. Аларны шул кан алу станциясеннән соратып алалар”, - дип белдерде баш табиб урынбасары Талия Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев