Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз! Бу ризыкларда спирт бар

Кефир һәм кваста спирт барлыгы күпләргә мәгълүм. Әмма спирт башка ризыкларда да җитәрлек. Ә иң кызыгы, җитештерүчеләр аны махсус рәвештә салмый. Этил спиртын кайбер төр конфетлар һәм кондитер эшләнмәләрен әзерләгәндә генә кулланалар.

Башка очракларда ул табигый юл белән, ягъни ферментлашу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Чүпрә углеводларны әчетә һәм этил спирты синтезлаша. Бу процесс активрак булган саен, спирт күләме дә күбрәк.

“Спиртсыз” спиртлы эчемлекләр исемлегендә кефир белән квас беренче урында булуы юкка гына түгел. Алар ике тапкыр әчетү уза. 
Кваста алкоголь күп булмасын өчен аның күләмен 1,2 процентка кадәр киметәләр. Моңа кадәр бу күрсәткеч 2,6 процентка кадәр җитә торган булган. 
Кефирда спирт 0,07 процент чамасы. Әмма кефирны җылыда сакласаң ул әчи башлый. Өченче көнгә кефирдагы спирт күләме 1-2 процентка кадәр җитә. Сөт ризыклары арасында әйрән, кымыз һәм ацидофиллин да спиртлы санала.

Без көн саен ашый торган ипи дә әчетеп ясала һәм шул сәбәпле, аңарда да этанол бар. Немец галимнәре уздырган тикшеренүләр күрсәткәнчә, ипидә спирт күләме 0,009 проценттан алып 1,28 процентка кадәр булуы ихтимал. Иң “алкогольлесе” дип фастфудта гамбургерлар өчен кулланыла торган кабартмалар табылган.

Тозлы кәбестә дә спиртлы ризыклар исемлегендә. Аның составында спирт 2 процентка кадәр җитәргә мөмкин.
Составында спирт булган тагын бер төркем – җиләк-җимеш соклары. Әлеге дә баягы Германия галимнәре ачыклавынча, виноград сокларында спирт 0,29-0,88 процент, ә алманыкында 0,06-0,66 процент, әфлисун сокларында 0,16-0,73 процент булган.

Шуны истә тотыгыз: сок ачылганнан әчү процессы активлаша һәм спирт күләме тагын да арта. Шуңа да сокны суыткычта саклау хәерле.

Этанол җиләк-җимешләрдә дә очрый. Мисалга, бананда. Өй шартларында сакланган банан составында спирт 0,05 процентка җитә икән. Бигрәк тә җимеш тәмам өлгереп, кабыгы көрән тимгелләр белән капланганнарында этанол арта.

Ризык составындагы спирт кеше организмы өчен зыянлы түгел, ди галимнәр. Әмма балалар, йөкле хатын-кызларга этанолның тискәре тәэсир ясавы ихтимал. Шуңа да аларга санап кителгән ризыкларны саграк куллану киңәш ителә.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев