Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер көндә 14 юл кагыйдәсен бозучы ачыкланган

ЮХИДИ хезмәткәрләренең чираттагы рейды Каратун –Уланово юлында узды.

(6 май, “Апастово-информ”). 


Рейд вакытында 14 юл кагыйдәсен бозучы ачыкланды. Алар арасында каралтылган тәрәзәле машина белән йөрүче 3 кеше, тоташ юлны кисүче, машинасын иминиятләштермәгән шофер, куркынычсызлык каешын эләктермәүче һәм башкалар бар. 
 
“Автомобиль тәрәзәсен каралту кагыйдәсен бозучыларны 500 сумлык штраф көтүен искәртә. Бер ел эчендә кабат кагыйдә бозган очракта РФ Административ хокук бозу кодексының 19.3 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча эш кузгатыла. Эш судка китә. Бу юлы инде 2-4 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алыну ихтималы да бар. 40 сәгатьтән 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш булырга да мөмкин”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев