Җәмгыять һәм без

Төзү вәгъдә иткән, әмма урлаган: 24 гаепләүче суд көтә

Күп миллионлы мошенниклык турындагы эш Казанның Яңа Савин район судына җибәрелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

  Суд каршына җирле дүрт кеше басачак. Аларга аеруча зур күләмдә мошенниклык, шулай ук акча юдыруда гаеплиләр. Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 2023 елның июленнән 2025 елның мартына кадәр гаепләнүчеләр «СК "Стройкапитал"» ҖЧҖ исеменнән эш итеп, 24 гражданнан торак йортлар төзү өчен биреләсе 99 млн сумнан артык акчаны урлаган.  

  Моннан тыш, 2024 елның февраленнән августына кадәр ике зат бу акчаларны законлаштыру өчен ике җир участогы сатып алган, аларны өченче затлар исеменә теркәгән.  

   Гаепләнүчеләрнең 59 млн сумнан артык торган мөлкәте арестланган. Җинаять эшен Казанның Яңа Савинов районы суды караячак, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев