Районның ЗАГС бүлегендә быелгы көзнең беренче пары теркәлде.
Тутай авылы егете Инзил Гайнуллин Әтнә районы кызы Сиринә Насыйрованы тиң яры итеп сайлады.
“Бу бәхетле көн заманча технологияләрнең тормышыбызны ничек җиңеләйтүе үрнәге дә булды. «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты ярдәмендә никахны теркәүгә гаризаны хәзер дәүләт хезмәтләре аша онлайн бирергә мөмкин. Яшь парларга район үзәгенә бару һәм чиратларда тору өчен вакыт әрәм итәргә туры килмәде-бөтен процедура берничә минут вакытны гына алды. Бу уңайлыкны күпләр бәяләде инде: быел гына да электрон гариза бирү хезмәтеннән 40 пар файдаланды! Яшьләргә саф сөю һәм мәхәббәт телим. Сезнең уртак юлыгыз тигез, ак һәм бәхетле булсын!” – дип язган район башлыгы Айрат Җиһаншин үзенең социаль челтәрләрендә.
Нет комментариев