Җәмгыять һәм без

Видео өчен «Корстон» түбәсендә эленеп торган яшүсмерне полиция эзли

Казанда «Корстон» түбәсенә менгән яшүсмернең кыланышы полиция игътибарын җәлеп итте.

 Егет дусты белән бергә булган. Кыланышларын алар мобильник камерасына төшергәннәр. "ХАЙП" дип аталучы егет хәтта чыгынтыда асылынып тора, бер кулы белән аңа тотына, гаять зур биеклектән егылып төшү куркынычы бар.  

  «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак: “Татар-информ”.


Нет комментариев