Бакчачы киңәшләре

Әзер булыгыз: фитофтора көтмәгәндә килә

Помидорлар караеп череми – фитофтораны ничек туктатырга?

  Быел да бакчачылар шул ук проблемага очрый: «Берничә көн эчендә помидорлар карайды, череп бетте. Өйгә яшелләп кертеп тә карадык – алар да бозылды. Чыгарып кына түктек!» – дигән зарлар еш ишетелә.

помидоры
Фотофтора белщн зарарланган помидорлар
Фото: Magnific

Кайберәүләр моны зарарлы яңгырга бәйли, кайсылары орлыкны гаепли. Икесе дә хаклы өлешчә: дымлы, салкын җәйдә помидорлар чынлап та ешрак чирли, орлык сыйфаты да зур роль уйный. Ләкин төп сәбәпче – фитофтора дигән куркыныч авыру.

 Фитофтора ничек барлыкка килә?

Авыру тудыручы микроблар башта җирне зарарлый, аннан үсемлекләргә күчә. Аның барлыкка килүенә артык дымлылык һәм яктылык җитмәү сәбәп була. Авыру көтмәгәндә килеп чыгарга мөмкин, шуңа көрәшкә алдан әзерләнергә кирәк.

 Саклану чаралары (алдан профилактика)

Кагыйдә

  1. Иртә утыртылган помидорлар авыруга чыдамрак. Биек сортлар да сирәк зарарлана.
  2. Помидорларны җилләнә торган иркен урынга утыртыгыз. Яфраклар бер-берсенә тимәсен.
  3. Иң аскы яфракларны өзеп торыгыз (авыру аннан башлана).
  4. Суны тамырына гына сибегез, яфраклар коры булсын. Сирәк, ләкин мул итеп сугарыгыз.
  5. Сабакларны бәйләп куегыз – алар юеш җиргә тимәсен.
  6. Помидор арасына бәрхет чәчәкләре (бархатцы) утыртыгыз – алар корткычларны куркыта.
  7. Көн саен яшелчәләрне тикшереп торыгыз.

 

Авыруның беренче билгеләрендә:

Сабакларда кара таплар күренә башласа, сарымсак төнәтмәсе әзерләгез:

  • 150–200 грамм вакланган сарымсакны бер чиләк суга салыгыз.

  • Берничә сәгать төнәткәннән соң, уылган кер сабыны өстәп, помидорларга бөркегез.

 Авыру көчәйсә – туктаусыз көрәш:

Әгәр фитофтораны җиңә алмасагыз:

  • Помидор сабакларын төбе белән йолкып алыгыз.

  • Яндырыгыз (чүплеккә салмагыз!).

  • Түтәлне казыгыз.

  • Сидератлар (аеруча ак горчица) чәчегез. Ул:

    • Җирне баета,

    • Йомшарта,

    • Авыру микробларын бетерә.

Кагыйдә: горчицаны чәчәк атканчы чабыгыз, югыйсә чүп үләненнән арынып булмас.

Иң мөһиме: регуляр күзәтү, вакытында саклану чаралары һәм сабырлык – фитофтораны җиңүнең төп серләре. Уңышлы сезон телим!

Чыганак: «Кызыл Таң»

Фото: Magnific


Нет комментариев