“Сынган беләзек“
Борнаш авылында сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Мәдәният йортында төрледән-төрле кичәләр еш үткәрелә. Әле күптән түгел генә Рәдиф Сәгъдиевнең "Сынган беләзек" мелодрамасы күрсәтелде. Рольләрне халык театры артистлары башкарды. Спектакльдә дә, тормышта да ирле-хатынлы алдынгы терлекче Марат һәм хуҗалыкның баш хисапчысы Миләүшә Гыйльметдиновлар, мөгаллимә Гөлфинә Сәлимуллина, җирле үзидарә рәисе Рамил Җәләлиев, студент...
Борнаш авылында сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Мәдәният йортында төрледән-төрле кичәләр еш үткәрелә. Әле күптән түгел генә Рәдиф Сәгъдиевнең "Сынган беләзек" мелодрамасы күрсәтелде. Рольләрне халык театры артистлары башкарды. Спектакльдә дә, тормышта да ирле-хатынлы алдынгы терлекче Марат һәм хуҗалыкның баш хисапчысы Миләүшә Гыйльметдиновлар, мөгаллимә Гөлфинә Сәлимуллина, җирле үзидарә рәисе Рамил Җәләлиев, студент кызыбыз Илүсә Җәләлиева, балта остасы Фәргать Гөбәйдуллинар шулкадәр оста, тормышчан итеп уйнадылар. Бу спектакль елата да, уйландыра да. Сугыш вакытында әсирлеккә эләгеп, аннан качып котылып Швециядә яшәп калучы фронтовиктан туган йортына хат килеп төшә. Гомер буе "сатлыкҗан малае" исемен йөртүче улы әтисе белән очрашуга бара. Ата белән улның очрашу мизгелләрен, улының әтисен туган авылына алып кайту күренешләрен кем генә тетрәнмичә, күз яшьләрен түкмичә карый алды икән? Шушы спектакль белән апрель аенда Буа шәһәрендә узган зона бәйгесендә дә катнаштылар борнашлылар. Казаннан килгән мәртәбәле жюри алар хезмәтенә зур бәя бирде.
Безне ял иттергәннәре һәм шундый мәгънәле, эчтәлекле спектакль хәзерләгәннәре өчен мәдәният йорты директоры Фирая апага, сәнгать җитәкчесе Гөлфинә апага, артистларыбызга рәхмәтле калдык.
Рузилә Закирова,
Борнаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев