“Татарстанда Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә чыккан ике янгында ир-атлар коткарылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.
Казанда Восстание урамындагы фатирда чыккан янгында 1967 елгы ир-ат зыян күргән. Чаллының Комаров урамындагы фатирда чыккан янгында исә 1973 елгы ир-ат коткарылган. Ике очракта да зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, янгыннарның сәбәпләре - тәмәке тартканда һәм ут белән саксыз эш иткәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев