Җәмгыять һәм без

Ростов өлкәсенә массакүләм БПЛА һөҗүме вакытында 7 кеше зыян күргән

Ростов өлкәсендә массакүләм БПЛА һөҗүме вакытында 7 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә төбәк губернаторы Юрий Слюсарь.

«Ростов-Донда 4 кеше хастаханәгә озатылган — ике олы кеше һәм ике бала. Бер баланың хәле авыр. Табиблар барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәләр», — дип язды ул социаль челтәрләрдә.

Аның сүзләренчә, БПЛА кисәкләре шәһәрдәге ике торак йортка зыян китергән. Кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Хәзерге вакытта вакыйга урыннарында гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре эшли.

Шулай ук Аксай районында тагын өч кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән — БПЛА кисәкләре склад территориясенә төшкән, ә аларның егылуы аркасында урман полосасы яна башлаган.


Нет комментариев