Җәмгыять һәм без

Мәскәү өлкәсендәге химия предприятиесендә янгында бер кеше һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Краснозаводск шәһәрендәге химия предприятиесендә чыккан янгын сүндерелгән.

  Фаҗига нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын биш кешенең язмышы әлегә билгесез.   Янгын заводның бер корпусында чыккан. Ул вакытта бинада 44 кеше булган. Бу хакта ТАСС мәгълүматларына нигезләнеп “Татар-информ” яза. Ут якынча 1 мең квадрат метр мәйданны камтыган. Шулай ук 2 мең квадрат метр мәйданда конструкцияләр җимерелгән. Хәзерге вакытта вакыйга урынында ашыгыч хезмәтләр эшли. Һәлак булучының һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең кемлеге, шулай ук янгынның сәбәпләре ачыклана.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев