Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Россия Банкы 2025 елда Татарстанда 25 легаль булмаган финанс оешмасын ачыклаган

2025 елда Россия банкы Татарстанда легаль булмаган финанс эшчәнлеге билгеләре булган 25 оешманы ачыклаган.

Алар турындагы мәгълүмат хокук саклау органнарына тапшырылган, дип хәбәр иттеләр РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы матбугат хезмәтендә.
Ачыкланган субъектлар арасында – легаль булмаган кредитлау билгеләре булган 17 оешма, финанс пирамидалары билгеләре булган дүрт проект һәм гражданнарның инвестицияләрен законсыз җәлеп иткән тагын дүрт компания бар. Билгеләп үтелгәнчә, псевдоломбардлар һәм комиссион кибетләр ешрак челтәр моделе буенча эшләгән: бердәм бренд астында нокталар ачканнар, әмма аларны төрле шәхси эшмәкәрләргә теркәгәннәр. Шул ук вакытта алар кыска вакытлы займнарны законсыз биргәннәр.
Бу хакта “Татар-информ” язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев