Төнлә Татарстан өстендә Украинаның БПЛАсы юк ителде, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.
Исегезгә төшерәбез, шул вакытта республикада ракета куркынычы һәм Казан белән Яшел Үзәнгә БПЛА һөҗүме янавы турында игълан ителгән иде.
«Узган төн эчендә һава һөҗүменнән саклану дежур көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Ростов, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы территорияләре өстендә һәм Азак һәм Кара диңгезләр акваторияләре өстендә самолет тибындагы 313 Украина очкычсыз очу аппараты эләктерелде һәм юк ителде», – дип белдерделәр хәрби ведомствода.
Нет комментариев