Балтач районында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Өйдәге өч кеше котыла алган, ә 14 яшьлек кызны янгын сүндерүчеләр алып чыккан. Ул хастаханәдә вафат булган.
Янгынның башлангыч сәбәбе - электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу. Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын Wi-Fi роутер аркасында чыккан булырга мөмкин. Йортта автоном янгын хәбәрчеләре булмаган.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев