Татарстанда эшләүче пенсионерларга пенсия түләүләренең уртача күләме ел эчендә 11,27%ка арткан, бу Социаль фонд мәгълүматларыннан күренә. 2026 елның маенда уртача түләү 23 553,6 сум тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән (21 149,12 сум) 2 404 сумга күбрәк.
Гомумән Россия буенча эшләүче пенсионерларның пенсиясе уртача 12,39%ка – 23 721 сумга кадәр арткан (үсеш 2 615 сум). Республикадагы динамика уртачароссия күрсәткеченнән түбәнрәк булса да, ул пенсионерларның бу категориясе өчен пенсияләрне гомуми күтәрү фонында уңай тенденцияне саклап калган.
Нет комментариев