Җәмгыять һәм без

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Мәчетләр һәм гыйбадәт бүлмәләре төзү турындагы нигезләмәләрне раслады

Болгарда ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышында ике документ кабул ителде: «Татарстан Республикасында мәчетләр төзегәндә һәм ремонтлаганда таләпләр һәм тәкъдимнәр турында Нигезләмә» һәм «Татарстан Республикасында гыйбадәт бүлмәләрен урнаштыру һәм алардан файдалану турында Нигезләмә».

Мәчетләр турындагы нигезләмәдә Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составында мәчетләр төзү һәм ремонтлау өчен бердәм таләпләр һәм тәкъдимнәр, шул исәптән тышкы күренешкә һәм эчке бизәлешкә таләпләр, проектлауның тәкъдим ителә торган нормалары һәм проект карарларын килештерү тәртибе билгеләнә. Документны әзерләүдә һәм фикер алышуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары: «Вакф РТ» фонды белгечләре, юристлар, шулай ук архитекторлар, хакимият органнары һәм төзелеш тармагы вәкилләре катнашты. Гыйбадәт бүлмәләре турындагы нигезләмә аларны төзүне һәм эксплуатацияләүне тәртипкә китерергә тиеш.

Чыганак – “Татар-информ”.


Нет комментариев