2021 елның икенче яртыеллыгына “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасына язылу дәвам итә
Җәмгыять һәм без

2021 елның икенче яртыеллыгына “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасына язылу дәвам итә

Әлеге чорда төрле акцияләр, очрашулар уза.

(10 май, “Апастово-информ“).



5 апрельдән 25 апрельгә кадәр ташламалы бәядән “Йолдыз“(“Звезда“) газетасына язылучылар электр иттарткычы һәм электр миксеры уйнатылды.

Әлеге вакыт эчендә газета укучыларыбыз активлык күрсәтте. Барлыгы 200гә якын квитанция алдык. Райондашларыбыз белән аралаштык, газета турында төрле фикерләр ишеттек.

Электр иттарткычы Югары Ындырчыдан Фирдүс Гафиятуллинга насыйп булды. Бәхетле отыш иясе, шулай ук безнең тугры газета укучыбыз булып чыкты.

Фирдүс абый Гафиятуллин – Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы. Эш буенча да, газета укучыбыз буларак та еш очрашырга туры килә.

“Үземне белгәннән бирле “Йолдыз“ны укыйм. Хәзер дә бер дә язылмый калган юк. Гаиләбез белән укыйбыз. Әлегә кадәр бер дә отышларда катнашкан юк иде. Бу юлы почта бүлеге мөдире Мәрьям Корбангалиева киңәше белән квитанция күчермәсен редакциягә юлладык. Бүләк безгә чыгар дип уйламаган да идек. Шатланып кабул иттек“, – диде Фирдүс абый.


Нет комментариев