Кешегә тәүлек эчендә тән авырлыгының һәр килограммына ким дигәндә бер грамм аксым кирәк. Әмма экспертлар билгеләп үткәнчә, барысы да алай гади түгел: аксымга ихтыяҗ яшькә һәм тормыш рәвешенә бәйле.
Көндәлек хәрәкәт белән шөгыльләнүче кеше өчен тән авырлыгының һәр килограммына 1–1,2 аксым житәргә мөмкин.
Аксымга бай 5 ризык
1. Каты сыр — якынча 36 грамм аксым. Сырның калориясе һәм майлылыгы югары булырга мөмкин, шуңа күрә порция күләменә игътибар итегез.
2. Тавык түше — якынча 24 грамм аксым. Аксымга бай, майсызрак ит төре.
3. Күркә ите — якынча 20 грамм аксым. Аксымга бай ит төре. Яшелчәләр белән мичтә пешерегез.
4. Борчак, фасоль, ясмык, нут — 100 грамм коры продуктта 23 граммга кадәр аксым. Болар — үсемлек аксымының яхшы чыганаклары.
5. Эремчек — якынча 16–18 грамм аксым. Аны яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш белән ашарга яки шикәрсез сырниклар әзерләргә мөмкин.
Иң мөһиме — төрлелек: ит, балык, сыр, эремчек һәм кузаклыларны чиратлаштырыгыз. Сәламәт булыгыз!
Автор:Айсылу Камалова
Чыганак: https://kiziltan.ru
Фото: magnific.com
Нет комментариев