Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Әлифба» дәреслеге турында фильм әзерләде.
Бу китап 60 елга якын бөтен дөньядагы ватандашларга туган телләрен өйрәнергә ярдәм итте.
Фильмда дәреслекнең барлыкка килү тарихы һәм аның авторлары – сугыш һәм лагерьлар аша үтәргә туры килгән педагоглар Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова турында сүз бара.
Фильм 24 октябрьдә сәгать 19:00дә ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк.
Нет комментариев