Апас аграр көллиятендә махсус хәрби операциядә катнашучы Егоров Раяз белән очрашу узган.
Раяз студентларга хәрби хезмәткә китү карары, махсус хәрби операция зонасындагы көндәлек тормыш, очрашкан кыенлыклар һәм аларны җиңү юллары турында сөйләгән. Шулай ук яшьләргә дуслыкның, сүзеңдә торуның һәм туган илгә файдалы булуның мөһимлеге хакында киңәшләрен җиткергән.
Ихлас, җылы әңгәмә рәвешендә узган очрашу студентларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга һәм тормыш тәҗрибәсе белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән.
Нет комментариев