“Аллага шөкер, уртанчы улым Фидан туган илгә бурычын үтәп, исән-сау әйләнеп кайтты“, – дип шатлыгы белән уртаклаша әнисе Әлфия апа Сабирова.
(6 июль, “Апастово-информ“).
Бер ел элек Фидан Калмыков армия сафларына киткән иде. Ул Калининград өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Солдат егет сынатмады. Бурычын намус белән үтәп, Рәхмәт хатлары белән кайтты.
“Армия чыдамлыкка, түземлеккә өйрәтә. Апасыбызны, туган йортымны, якыннарымны сагынып кайттым“, – ди ул үзе.

Нет комментариев