22 апрель - Халыкара Җир көне - чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге уңайдан Апас туган якны өйрәнү музеенда Апас урта мәктәбенең Марат Гомәров җитәкчелегендәге 8 "А" класс укучылары катнашында эчтәлекле кичә үтте. Музей директоры Рәмис Ногманов укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихын, килеп чыгышын, Җирнең, табигатьне саклауның әһәмиятен бик үтемле...
22 апрель - Халыкара Җир көне - чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге уңайдан Апас туган якны өйрәнү музеенда Апас урта мәктәбенең Марат Гомәров җитәкчелегендәге 8 "А" класс укучылары катнашында эчтәлекле кичә үтте. Музей директоры Рәмис Ногманов укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихын, килеп чыгышын, Җирнең, табигатьне саклауның әһәмиятен бик үтемле итеп җиткерде. Укучылар музей буйлап сәяхәт тә ясадылар.
Нет комментариев