Апас зиратында мәңгелек йортны тәртипкә китерделәр. Өмәгә килүчеләр зиратны чыбык-чабыклардан, чүп-чарлардан арындырдылар, тирә-юньне чистартып куйдылар.
“Шушы өмәдә Апас утра мәктәбе, эш һәм мәшхуллек үзеге, район казначылык идәрәсе, район финанс һәм бюджет идарәсе, “Алтын алка” боз сарае коллективлары, гомумән Апас районында булган һәрбер оешмадан эшчеләр катнашып, ярдәм кулларын суздылар. Зиратларны чистартуны изге бурычы итеп санаган һәркем дә өмәдә булышты”, - ди Мирхәт хәзрәт Җамалиев.
Нет комментариев