2022 ел — Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.
(29 июль, “Апастово-информ”).
Шул уңайдан Апас Үзәк китапханәсендә «Замана белән бергә атла» дип аталган информацион сәгать узды. «Сердәш» клубына йөрүче өлкән яшьтәге апалар цифрлаштыру турында сөйләште, төрле мәгълүматлар тыңлады, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында эшләү турында видеоролик карады.
“Кунакларыбыз үзләре дә бик матур чыгышлар әзерләп килгәннәр. Төрле тармакларда эшләп лаеклы ялга чыккан апалар белән очрашу күңелле”, - ди китапханәче Римма Шәйхетдинова.
Районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галлямова кичәгә килгән кунакларга шулай яшь, актив калуларын һәм заман белән бергә атлауларын теләде.
Нет комментариев