Апаслылар гает намазына сәгать ничәдә килә?
Җәмгыять һәм без

Апаслылар гает намазына сәгать ничәдә килә?

Быел Рамазанның соңгы көне 1нче майга туры килә.

(1 май, “Апастово-информ”).

Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 2 май көнне бәйрәм итә. Бу көнне 3 сәгать 30 минутта халык мәчетләргә намаз укырга, вәгазьләр һәм тәбрикләүләр тыңларга җыела. Гает намазы гадәттә, кояш чыккач, ярты сәгатьтән укыла. Авыл җирлекләрендә 4сәгать 2 минутта кояш чыга, димәк, 4 сәгать 30 минутта мөселманнар бәйрәм намазына баса.
Бу хакта район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев хәбәр итте.


Нет комментариев