ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус шоферлары белән очрашу уздырды.
(2 июнь, “Апастово-информ”).
Очрашуда ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев, Буадан юл куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова катнашты.
Сүз балаларны йөртү кагыйдәләре, юл кагыйдәләрен үтәмәгән очракларда җаваплылык турында барды.
“Шоферлар бик җаваплы һөнәр ияләре, авыр һәм мактаулы хезмәт башкаралар. Автобус шоферларына икеләтә җаваплылык өстәлә. Руль артына утырып юлга чыккан һәр шофер игътибарлы йөрсен иде. Сезнең күп вакытыгыз юлларда үтә һәм кулларыгызда меңләгән кеше тормышы, язмышы, сәламәтлеге. Шул турыда бервакытта да онытмагыз, юлларда имин йөрегез, әйләнә- тирәдәгеләргә куркыныч тудырмагыз, - диде Румбик Гәрәев.
Нет комментариев