Армиядән кайта егетләр
Җәмгыять һәм без

Армиядән кайта егетләр

Апастан Нигъмәтуллиннар гаиләсе дә сөенечле көннәр кичерә.

(15 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Апас егете Илнур Нигъмәтуллин Рязань шәһәрендә Һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт иткән.
“Солдат хезмәтен һәр ир-егет узарга тиеш дип уйлыйм. Ул нык булырга өйрәтә, ихтыяр көчен арттыра. Армия хезмәтендә әти-әнинең, туган якның кадерен тагын да күбрәк аңлыйсың”, - ди егет.
Илнур армиягә кадәр Казан инновацион университеты каршындагы техникумны тәмамлаган. Бүгенге көндә хезмәт юлын нинди юнәлештә башлавы турында уйлана.


Нет комментариев