Җәмгыять һәм без

Эксперт доллар бәясенең 81 сумга кадәр төшүен фаразлаган

Бу атнада долларның бәясе 81-85 сум диапазонында булырга мөмкин. Мондый фаразны аналитик Спартак Соболев җиткергән.

  Аның сүзләренчә, салым түләүләре алдыннан экспортерларның чит ил валютасын актив сату һәм нефть бәяләренең югары булуы сумны ныгытуга ярдәм итә. Шул ук вакытта, Финанс министрлыгының валюта сатып алу операцияләре бу йогынтыны өлешчә киметергә мөмкин.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев