Казанда яңа уку елында мәктәптә туклану өчен түләүләрне арттырмаячаклар.
Ул 2021 елның апреленнән бирле үзгәрмәгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
«Өлкән сыйныф укучылары өчен 48 сумлык комплекслы һәм ирекле сайлый торган меню буенча 73 сумлык төшке аш тәкъдим ителә. Шулай ук аларга көн саен туклану өчен 8,3 сум ташлама бирелә. Урта һәм югары сыйныф укучыларының 18 проценты муниципаль бюджет хисабына бушлай кайнар ризык алуны дәвам итәчәк. Алар аз керемле гаилә балалары», — диде ул.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/yana-uku-elynda-maktap-toske-aslarynyn-bayase-bilgele-buldy-5859629
Нет комментариев