Җәмгыять һәм без

Казанда коткаручылар велосипедка аягы кысылган кыз балага ярдәм иткән

Кичә кич ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Казанның Ершов урамында 6 яшьлек кызның аягы велосипедка кысылуы турында хәбәр килгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, чакыру буенча килгән 2нче зональ эзләү-коткару отряды ачыклаганча, баланың аягы велосипедның педале һәм рамы арасында кысылып калган. Баланың ата-анасы баланың аягын чыгара алмаган.

Коткаручылар баланың аягын чыгарган һәм ата-ана белән иминлек турында әңгәмә үткәргән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-kotkarucylar-velosipedka-ayagy-kysylgan-kyz-balaga-yardam-itkan-5857735


Нет комментариев