Хушлашу сүзе
Җәмгыять һәм без

Хушлашу сүзе

Бу көннәрдә районыбыз олы югалту кайгысын кичерә. Җитәкче урыннарда эшләгән олы җанлы шәхес Илсур Салих улы Әхмәтҗанов арабыздан китте. Аңа июль аенда гына 70 яшь тулган иде.

Илсур Әхмәтҗанов 1951 елның 10 июлендә Әтнә районында туып-үскән. Язмышы аны Апас районына алып килә. Яшь белгеч бөтен көчен район тормышы өчен куя, гомере Апаста үтә.
Илсур Салих улы бик яшьли авыл хуҗалыгы хезмәтенә тартыла, зоотехник һөнәрен үзләштерә, шул эш буенча район авыл хуҗалыгы идарәсендә колхоз белгечләренә юнәлеш бирә. Әлеге елларда үзе дә зур тәҗрибә туплый, хезмәт баскычлары буйлап күтәрелә. Аннан райкомда инструктор, "Спартак" колхозы рәисе булып эшли. Район хакимиятендә дә төрле җаваплы эшләр башкара.
Илсур Салих улы үз эшенә бик җаваплы карый торган, һәр башлаган гамәлне ахырына кадәр җиткерә, үз-үзенә һәм үзе белән эшләүчеләр өчен гадел, таләпчән шәхес иде.
Тормыш иптәше Гөлсирә белән 3 ул тәрбияләп, оныкларына да үрнәк булып яшәде. Лаеклы ялда да район тормышы белән кызыксынып, хезмәттәшләре белән аралашып гомер итте.
Илсур Салих улы Әхмәтҗанов үзе безнең арабыздан китсә дә, тормышта тирән эзе, зур хезмәтләре, дәрәҗәле һәм горур исеме калды.
Илсур Салих улы Әхмәтҗановның гаиләсенең, балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, хөрмәтле райондашыбыз!
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы,
Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе,
Радик Гыйсмәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе.


Нет комментариев