Яңа коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләр 2021нче елның беренче июленнән республикабызның медицина оешмаларында иминиятләштерү полисы буенча бушлай тирәнтен диспансерлаштыру уза алалар.
(27 сентябрь, “Апастово-информ”).
Тирәнтен диспансерлаштыру тәртибе белән мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының Буа шәһәрендәге филилалы директоры Илсур Гарипов таныштырды.
-Тирәнтен диспансерлаштыру узуның максаты нидән гыйбарәт?
-Тирәнтен диспансерлаштыруның төп максаты – чирдән соң булган өзлегүләрне, аларның үсеш куркынычын ачыклау һәм тернәкләндерүне дә кертеп, кирәкле медицина ярдәмен үзвакытында күрсәтү.
-Тирәнтен диспансерлаштыруны кем уза ала һәм нинди вакыт аралыгында?
-Яңа коронавирус инфекциясе белән авырган 18 яшьлек һәм аннан да өлкән кешеләр тирәнтен диспансерлаштыру узарга мөмкиннәр. Тирәнтен диспансерлаштыруны үткәрү вакыты сырхауханә тарафыннан билгеләнә. Аны савыккач бары тик ике айдан соң гына узарга була.
-Тирәнтен диспансерлаштыруны кайда узарга була?
-Тирәнтен диспансерлаштыруны узу өчен кеше үзе беркетелгән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
-Мондый тикшеренү нәрсәне үз эченә ала һәм ул гадәти диспансерлаштырудан нәрсәсе белән аерыла?
-Тирәнтен диспансерлаштыру ике этаптан тора.
Беренче этапта: канның кислород (сатурация) белән туенуын үлчәү, алты минутлык йөрешле тест, спирометрия яки спирография уздыру, канның гомуми (клиник) киңәйтелгән анализы, канның биохимик анализы, яңа коронавирус инфекциясен уртача яки аннан да күбрәк авырлыкта кичергән кешеләр өчен кандагы Д-димер микъдарын билгеләү, күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясен үткәрү, табиб-терапевт тарафыннан кабул итү (карау) каралган.
Хроник йогышлы булмаган авыруларның таралу һәм арту куркынычы күзәтелгән очракта, шулай ук диагнозны ачыклау максатыннан, өстәмә тикшерүләр уздыру һәм табиб-белгечләр кабул итсен өчен кеше икенче этапка җибәрелә.
Диспансерлаштыруның икенче этабы эхокардиография, үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү, аяктагы кан тамырларын дуплекс сканерлау кебек өлешләрдән тора. Әлеге тикшеренүләр беренче этаптагы анализларда үзгәрешләр булганда гына уздырыла.
-Әгәр кеше быел диспансерлаштыруны узган булса, тирәнтен диспансерлаштыруга бара аламы?
-Тирәнтен диспансерлаштыру коронавирус инфекциясен кичергән һәркем өчен мәҗбүри. Кешенең тирәнтен диспансерлаштырудагы тикшерүнең өстәмә ысулларын үтәргә тулы хокукы бар.
Әгәр бу хакта хәбәр килеп ирешмәсә, яки сырхауханәдә диспансерлаштыру уздырудан баш тартсалар, шулай ук тикшерүләрнең барысын да билгеләмәүләре ачыкланса, полиста күрсәтелгән номер буенча кайнар линиягә яки мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондына (контакт-үзәкнең телефон номеры 8 800 200 51 51) шалтыратырга кирәк. Медицина оешмасының җитәкчесенә яки аның урынбасарына язылу һәм бару мөмкинлеге каралган.
Нет комментариев