Районда халык санын алу дәвам итә. Кызыл Тау авыл җирлегендә дә эш оешкан төстә бара.
(25 октябрь, “Апастово-информ”).
“Халык белән очрашабыз, фикерләрен җиткерәләр, изге теләкләрен әйтәләр. Өлкәннәр бу эшкә бигрәк тә игътибарлы”, - ди Кызыл Тау авыл җирлегеннән Алсу Гыймранова.
Халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул демографик, икътисади һәм социаль характеристикаларны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Нет комментариев