Махсус комиссия балаларның яллары белән таныша
Җәмгыять һәм без

Махсус комиссия балаларның яллары белән таныша

Апаста балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе балаларның яллары белән танышу максатыннан рейдка чыкты.

(15 июль, “Апастово-информ”).


“Районыбызның күп балалы, опекун, балигъ булмаган балалы гаиләләрнең өйләренә барабыз. Максатыбыз - балаларның яллары ничек үтүе, нәрсә белән мәшгуль булулары белән танышу. Шулай ук яңа уку елына әзерлек максатыннан ата-аналарның гозерләрен тыңлыйбыз, проблемаларны урыннарда ук хәл итү юлларын эзлибез. Балаларның бүгенге көндә кая, ничек ял итүләрен контрольдә тоту - комиссиянең төп бурычы булып тора”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина.


Нет комментариев